«Укучы булу шатлыгы» мәктәпкәчә яшьтәге балалар атналыгы (0+)

13 сентябрьдән Үзәк балалар модель китапханәсендә «Укучы булу шатлыгы» исеме астында мәктәпкәчә яшьтәге балалар атналыгы башланды.

аврыавр
IMG-20240913-WA0005
IMG20240913095443
IMG20240913100337
IMG20240913102630
IMG20240913102829

Бүген булачак яшь укучылар беренче тапкыр модель китапханәбез белән танышырга килде. Китапханәче робот Робин белән бергә балаларга китапларны куллану кагыйдәләрен өйрәтте. Чара кунагы шаян клоун Ириска белән бергә нәниләр китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, китапханәләрнең кайчан барлыкка килүе һәм беренче китапларның нинди булуы турында белде. Кызлар һәм малайлар «Тылсымлы диварда» уйнады, әдәби уен һәм викторинада катнашты, бик теләп танылган балалар җырына биеде. 
Нәни укучылар зур кызыксыну белән киштәләрдәге яңа һәм матур рәсемле китапларны карады. Балалар китапханәгә тагын килергә теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: