Куркынычсыз интернет атналыгы (0+)

2019 елның 5 февраленнән 14 февраленә кадәр Россиядә традицион рәвештә Куркынычсыз Рунет атналыгы –  Россиянең цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай  куллану мәсьәләләренә багышланган төп вакыйгасы узачак. 

Ул 2004 елда Еврокомиссия инициативасы белән оештырылган һәм ел саен февральнең икенче атнасы сишәмбе көнендә билгеләп үтелүче Халыкара Куркынычсыз интернет көненә багышлана.

Россия атналыгы чаралары илебезнең 60 тан артык өлкәсендә узачак. Инициаторы – Европа дәрәҗәсендә Россияне тәкъдим итүче «Куркынычсыз Интернет үзәге».

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә үтәчәк Куркынычсыз Рунет атналыгы бер тематика белән берләшкән программа циклларыннан тора – куркынычсыз онлайн-тирәлек формалаштыру һәм яңа технологияләрне куллануның уңай, җаваплы, әхлакый культурасын булдыру. Китапханә хезмәткәрләре китапханәләрдә һәм мәктәпләрдә мәгълүмати аң буенча чаралар уздырачак: мәгълүмат-танып белү сәгатьләре, әңгәмәләр, мастер-класслар. Аларда укучылар цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм уңай куллану кагыйдәләре белән таныша алачак.

Куркынычсыз интернет атналыгы чаралары планы

«Һөнәрләр лабиринты. Һөнәр сайлауда Интернетның ярдәме» Һөнәри ориентация уены (12+) – 23 нче санлы китапханә

 «Кызыклы һәм куркынычсыз интернет» Мәгълүмати уен (6+) – 6 нчы санлы китапханә

Шәһәр балалар китапханәсендә куркынычсыз Рунет атналыгы (0+) – Шәһәр балалар китапханәсендә

2019 елның 13 февралендә  барлык китапханәчеләр өчен  «Иң яхшы Интернет өчен: балалар китапханәләре һәм аларның партнерлары» Бөтенроссия видеоконференциясе узды.

Бөтенроссия видеоконференциясенең программасы ПРОЕКТЫ

Быел фикер алышу өчен төп темалар:

– Балалар өчен уңай контент тудыру һәм аны алга таба үстерү;

– Балалар һәм Интернет челтәрендә видеоконтент: китапханәчеләрнең бурычлары һәм мөмкинлекләре;

– Онлайн-куркынычлар һәм балаларның, ата-аналарның бу өлкәдәге күзаллаулары, белемнәре;

– Интернетта шәхси мәгълүматлар куркынычсызлыгын булдыру;

– Интернетта балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча балалар китапханәләре проектлары.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: