Нәүрүз бәйрәме (0+)

29 март көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре нәни китап сөюче дуслары өчен Нәүрүз бәйрәме уздырды.

IMG_20190329_114659
IMG-20190329-WA0010
IMG_20190329_114914
IMG_20190329_115510

Татарстанда Нәүрүз халыклар дуслыгы һәм татулыгы бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешә, тәмле ризыклар, күчтәнәчләр белән сыйлана. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре дә 12 нче санлы «Гусельки» балалар бакчасына кунакка килде. Бәйрәмгә зур һәм бай программа әзерләнгән иде. Чара барышында китапханәче катнашучыларны Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, аның төрле илләрдә ничек уздырылуы хакында сөйләде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре йола җырлары, биюләр һәм шигырьләрдән торган музыкаль программа әзерләде. Китапханәче язучы Фәнис Яруллин иҗат иткән «Яз кайда кышлый?» хикәясен укыганнан соң, Нәүрүзбикә килеп чыкты. Ул балалар һәм ата-аналар белән бергә «Панамача Яңа ел», «Кояш» – Себер халык уены,  «Капкадан чык Иске ел» кебек кызыклы уен һәм бәйгеләрдә катнашты. Балалар табышмаклар чиште, җырлады, биеде. Нәүрүзбикә барысына да тынычлык һәм яхшылык теләде, дуслык, кунакчыллык һәм хезмәт сөючәнлек билгесе итеп балаларга күчтәнәчләр өләште.

Яз җитү хөрмәтенә бәйрәмдә катнашучылар бодай орлыклары чәчте. Көн саен балалар аларның кояш нурларында, җылыда ничек үсүләрен, назлы кулларның аларга ничек тәэсир итүен күзәтеп торачак.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: