Фрэнк Гербертның «Дюна» романында фән һәм технологияләр (18+)
«Дюна» – кайчан да булса язылганнар арасында иң мөһим һәм зур тәэсир калдыручы фәнни-фантастик романдыр. Бу бик катлаулы һәм киң күләмле тарих, анда сәясәт тә, дин дә, үзара дошман булган затлы йортлар да, мәхәббәт һәм хыянәт тә бар. Китап дөньяда иң күп сатылучы фәнни-фантастик роман булып кала бирә, аның тәэсире бик зур; «Дюна»ның концепциясе бар җирдә, мисал өчен, «Звёздные войны» сагасында. Шулай ук «Игра престолов» — китапның фантастик версияләренең берсе дип тә әйтергә була. |