«Татарларны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре. Көнчыгыш Кама аръягы» фәнни-методик семинар (18+)

21  март көнне 10:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов йөкләмәләрен башкару кысаларында, «Татарларны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре. Көнчыгыш Кама аръягы» дигән фәнни-методик семинар узды.
Семинар, татар халкы тарихын ялганлауга каршы көрәшү максатында, Татарстан Республикасының Актаныш, Зәй, Минзәлә, Тукай, Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Кама муниципальных районнары һәм Чаллы шәһәре китапханә һәм музей хезмәткәрләре өчен оештырылды.

20250321_101123
20250321_102425
20250321_105649
20250321_110428
20250321_111451
20250321_114415
20250321_115624
20250321_121312
20250321_121319
20250321_124915
20250321_132720 (1)
20250321_125813
20250321_102058
20250321_132600 (1)

Докладчы буларак чыгыш ясаучылар:
Исхаков Радик Равил улы — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Измайлов Искәндәр Лерун улы — тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. 

Абдуллин Хәлим Миңнулла улы — тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. 

Садриев Наил Раил улы — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Халиков исемендәге Археология институтының Татарстан Республикасы археология музее кече фәнни хезмәткәре. 

Хәнифова Илнара Илдус кызы — тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иң яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. 

Семинар уңышлы узды, катнашучылар татарларны өйрәнү өлкәсендә заманча тикшеренүләр, тарихны бозып сөйләүгә каршы көрәшүнең ысуллары турында кыйммәтле мәгълүматлар алды. Һәр доклад китапханәләр һәм музейлар эшендә алган белемнәрне гамәли куллануга юнәлдерелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: