12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе фольклор кичәсе үткәрде

Татарский детский фольклор 1
Татарский детский фольклор
Татарский детский фольклор 3
Татарский детский фольклор 4

21 нче февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан «Энҗе чәчтем-энҗе җыям» дип аталаган фольклор кичәсе үткәрде. Китапханәче укучыларга татар балалар фольклорының үз эченә күптөрле жанрларны алуы, «Багу поэзиясе», «Күңел ачу фольклоры», «Уен фольклоры» кебек төркемнәргә бүленүе хакында сөйләде. Укучылар үзләре белгән санамыш, әйтеш, алдавыч, иярмешләрне искә төшерделәр. Бик матур итеп такмаклар һәм борынгы заманнарда ук халкыбыз тәрбияви-гамәли тәҗрибәсе буларак кулланган бишек җырларын җырладылар. Татар халкының төрле кызыклы уеннарын уйнадылар. Кичәгә китап күргәзмәсе һәм электрон презентация әзерләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: