Халык шагыйре – Габдулла Тукай

SDC15413
SDC15414
SDC15417

14нче апрельдә 34 нче мәктәп укучылары өчен халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм вакытында бөек язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде,  Габдулла Тукайның газиз милләтенә багышланган шигырьләре яңгырады.  Балалар Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китабы белән таныштылар, «Тукайча татар кодексы» моңарчы күрелмәгән яңалык буларак кабул ителде. Бәйрәм ахырында «Безнең йөрәкләрдә син, Тукай» исемле презентация күрсәтелде һәм шагыйьргә багышлап язылган шигырьләр укылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: