«Өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы»: искә алу дәресе (12+)

14 нче санлы китапханә укучылар өчен «Өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы» дигән искә алу дәресе үткәрде. Балаларга малайлар һәм кызлар – өлкәннәр белән бер сафта көтеп алынган җиңүне якынайткан яшьтәшләре турында сөйләделәр. Алар элемтәче дә, радист та була, раведкага йөри, сугышчан йөкләмәләр үти. Сугышчан казанышлары өчен меңәрләгән бала орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 

новость
20220505_112755
20220505_105215
20220505_104118
20220505_112554
20220505_113002
20220505_113026

Күп кенә яшь патриотлар дошманга каршы сугышларда һәлак була, дүрт герой пионерга Советлар Союзы Герой исеме бирелә. Бу Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Валя Котик. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзындагы кебек балалар һәм яшүсмерләрнең массакүләм геройлыгы дөнья тарихында бер җирдә дә булганы юк. 

Балалар зур кызыксыну белән партизан разведчигы Зина Портнованың героик тормышы турында тарихны тыңлады. Ул Бөек Ватан сугышы елларында бик мөһим эшләр башкара, шулай да немецлар кулына эләгә. Үз ватанына тугры калырга ант итеп, ул үзен сорау алулар вакытында бик кыю һәм батыр тота, бер сүз дә әйтми. Чәчләре агарган һәм сукырайган кызны атып үтерәләр. Еврей малае, скрипкачы Муся Пинкензонның батырлыгы балалар хәтерендә озак сакланыр. Ул үлеме алдыннан немецтан скрипкада соңгы тапкыр уйнап алырга рөхсәт сорый. 11 яшьлек Муся Пинкензон, гитлерчылар каршында басып, фашистлар яратмаган Советлар Союзы гимны «Интернационал»ны уйный. Малай нацистлар коралы алдында рухи яктан көчле булып кала. 

Һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу искә алу дәресе балаларның күңелен тетрәндерде һәм Бөек Ватан сугышы елларында балаларның батырлыкларына сокланырга мәҗбүр итте. Яшь геройлар безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Алар Җиңүне күрмәде, әмма аны якынайту өчен бар булганын эшләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: