Еллар безгә киртә түгел (18+)

Өлкәннәр көне уңаеннан 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Еллар безгә киртә түгел» дигән тематик кичә уздырды. Бу көнне кунаклар мунча һәм аның сихәте турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде. 

фото нам года не беда
IMG-20211001-WA0034
IMG-20211001-WA0031
IMG-20211001-WA0033
IMG-20211001-WA0037

Алып баручылар теләсә кайсы чирдән дәва булырлык мунчаларның гаҗәеп тарихы, аның барлык атрибутлары турында сөйләде. Очрашуда катнашучыларга мунча себеркесе әзерләү, массаж һәм СПА буенча киңәшләр аеруча ошады. Чарага килүчеләр мунча белән бәйле сынамышлар һәм ышанулар турында белде, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Кунаклар шулай ук «Тән һәм рухи арыганыңны юып төшер», «Җиңел пар белән», «Чиста тәндә, сәламәт рух» уеннарында катнашты, мунча гореф-гадәтләре турындагы викторина сорауларына җавап бирде. Чара тематик җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды, кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: