«Без Крылов бабай мәсәлләреннән» рәсем һәм кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү (0+)

28 февральдә, «Без Крылов бабай мәсәлләреннән» рәсем һәм кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү өчен, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Өмет» интернат мәктәбендә тәрбияләнүче мөмкинлекләре чикле укучылар янына барды.

IMG_0005
IMG_0022
IMG_0011
IMG_0035
IMG_0014
IMG_0010

Китапханәче балаларны бөек рус мәсәлчесенең тормыш юлындагы кызыклы фактлар һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар үзләре И.А.Крыловның «Чикерткә һәм Кырмыска» мәсәлен сәхнәләштерде, кечкенә генә шигырьләр дә әзерләгән иде. Җанлы һәм кызыклы очрашу балалар күңелендә дә, ата-аналар һәм тәрбиячеләр күңелендә дә әле озак сакланыр.

Бүләкләр һәм күчтәнәчләр әйтеп бетергесез шатлык хисләре тудырды сабыйларда. Мондый балаларга карата һәрвакыт игътибарлы һәм рәхим-шәфкатьле булыйк, алар өчен җылы сүз, кечкенә генә ярдәм дә зур куаныч.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: