«Туган шәһәр турында туган телдә» бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү (18+)
9
Декабрь 2021
Пәнҗешәмбе
Бүген шәһәр үзәк китапханәсендә «Түбән Кама» туган якны өйрәнү җәмгыяте «Туган шәһәр турында туган телдә» бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү чарасы уздырды. Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә Җиңүче һәм лауреат дипломнарына ия булды. «Туган шәһәр турында туган телдә» шигырь укучылар бәйгесе Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән «Яр Чаллы Рус Җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы, В.В.Ермаков исемендәге «Түбән Кама» тарихи-туган якны өйрәнү клубы тарафыннан оештырылды. Катнашучылар Чаллы каласы, КамАЗ, туган шәһәрләр турында татар телендә үзләре язган яки башка авторларның шигырьләрен укыды.
|