«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен бүләкләү (0+)

Бесплатно

«Укучының мәдәни көндәлеге» – республика мәдәни-белем бирү проекты 2014 елда старт алды. Проектны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы оештырды. Проектны эшләүче һәм рәсми сайтның авторы (культурный дневник.рф, diary-culturе.ru) – «Татармультфильм» берләшмәсе. Әлеге проект шәхсән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 

2020-2021 елгы уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты көндәлекләре Чаллы шәһәрендәге 1-4 нче сыйныфларда укучы 30 754 балага бүләк итеп тапшырылды. 

Уку елы дәвамында мәктәп укучылары сыйныф яки ата-аналар белән үз шәһәрләрендәге, Татарстандагы мәдәният учреждениеләрендә, тарихи урыннарда булды.  Балалар мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәде, биремнәр үтәде, сорауларга җавап бирде, фотолар урнаштырды, рәсемнәр ясады һәм укыган китаплары, үзләре барган музей һәм театрлар, кинолар, концерт һәм спектакльләрдән алган кичерешләрен сурәтләде. 

Тутырылган көндәлекләр май аенда мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында «Укучының иң мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана» дигән ике номинация буенча шәһәркүләм бәйгедә катнашты. 

Бәйгенең шәһәр этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 27 май көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак. 

Проектның җиңүчеләре шулай ук 1 июньдә Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә узачак бүләкләү тантанасына чакырылачак. 

Поделиться: