Җәйне яхшы китаптан башла! (0+)

Балаларның түземсезлек белән көтеп алган каникуллары башланды. Җәйнең беренче көнендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Җәйне яхшы китаптан башла!» дигән бәйрәм чарасы уздырды. 

Начни лето …
IMG_20220601_124940
IMG_20220601_123414
IMG_20220601_122643

Бәйрәмдә төрле яшьтәге балалар катнашты. Алып баручылар чарага килүчеләрне җәйнең беренче көне һәм каникуллар башлануы белән котлады, яңа китаплар белән таныштырды, шуннан соң укучылар бәйге-уен программасында катнашты. Анда җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, тасвирлама буенча яраткан әкият геройларын таныдылар. Алга таба «Ничек яшисең?», «Кем тизрәк?» хәрәкәтчән уеннарында, «Әкият сукмаклары буйлап», «Кошлар кайттылар», «Сүзне әйтеп бетер» бәйгеләрендә катнаштылар. Чара дәвамында балалар бер урында гына утырмады, ә рәхәтләнеп күңел ачты һәм ял итте. Бәйрәм бала-чагага бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте, барысына да кызык һәм мавыктыргыч булды. 
Чараны тәмамлап, укучыларга китапханәгә ешрак килергә һәм китаплар укырга кирәклеген искә төшерделәр. Шул вакытта җәйге каникуллар да мавыктыргыч һәм кызыклы узачак. Балалар канәгать һәм көн буена җитәрлек яхшы кәеф белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: