Белмәгән-күрмәгән юлларда (6+)

6 июнь, Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, 6 нчы санлы китапханәдә шагыйрьнең әкиятләре буенча танып белү викторинасы узды. Анда мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашты. 

Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты һәм уеннар ярдәмендә авторның әкиятләрен искә төшерде. Яшь китап сөючеләр Пушкин әсәрләренә иллюстрацияләрне күзәтте, «Лукоморье» мультфильмын карады, һәм шулай ук әкияттән өзекләрне тыңлады, аларның персонажларын искә төшерде һәм әдәби табышмакларны чиште. 

Китап күргәзмәсендә очрашуда искә алынган «Руслан и Людмила», «Сказка о попе и о работнике его Балде», «Сказка о царе Салтане», «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о мёртвой царевне и о семи богатырях», «Сказка о золотом петушке» кебек әсәр җыентыклары тәкъдим ителде.

Поделиться: