Китап укучылар утравындагы маҗаралар (6+)
28
Август 2017
Дүшәмбе
25 августа Үзәк балалар китапханәсендә җәйге уку программасы нәтиҗәләре буенча «Җәйге ялда китап кулда» дип исемләнгән бәйрәм үтте. Программада сигез яшьтән ун яшькә кадәр балалар катнашты. Алар җәй буе китапханәгә йөреп китаплар укыды, викторина сорауларына җавап бирде, «Минем яраткан әдәби героем» исемле китапка кыстыргыч ясадылар. Бәйрәм барышында балалар әкиятләр дөньясында төрле станцияләр буенча сәяхәт иттеләр, «Гарри Поттерның гаҗәеп дөньясы» исемле видео- викторинасында катнаштылар. Чара ахырында барлык балалар Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде. |