«Без туган телебезне яратабыз»: Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби кичә

IMG_3192
IMG_3195
IMG_3203

21 нче февраль көнне 11 нче балалар китапханәсендә Халыкара Туган тел  көненә багышланган әдәби кичә уздырылды. «Без туган телебезне яратабыз» дип исемләнгән кичәгә балалар 69 нчы балалар бакчасыннан килделәр.

Балалар татар язучыларының әсәрләре, татар халык әкиятләре буенча яраткан геройларына рәсемнәр ясадылар. Уку залында алар ясаган рәсемнәрдән  «Минем яраткан героем»  исеме астында китап күргәзмәсе төзелде.

Кичә башында һәркем өчен дә газиз булган туган телебезнең әһәмияте турында сөйләнде. Балалар ясаган рәсемнәре аша үзләренең яраткан геройлары турында фикер алыштылар. Алар бик теләп татар халык  уеннарында катнаштылар, «Тапкырлар аланында» табышмакларга да җавапны бик тиз таптылар. Туган телебезне зурлап  матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Балалар татар теленең иң матур, иң ягымлы, иң татлы тел булуына төшенделәр, чөнки ул безнең туган телебез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: