Без Татарстан Республикасында яшибез (6+)
26
Ноябрь 2021
Җомга
26 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Без Татарстан Республикасында яшибез» дигән туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. «Минем Ватаным – Татарстан!» электрон презентациясе ярдәмендә балалар республикабыз буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. Аларның игътибарына «Илебезнең видео энциклопедиясе» сериясеннән танып белү мультфильмы тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны дәүләт символикасы белән таныштырды, республиканың күренекле урыннары турында сөйләде, Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве турында ассызыклады. |