Без сәламәт яшәү рәвеше өчен (12+)

15 июнь көнне яшүсмерләр өчен 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән бәйге-танып белү программасы әзерләде. Чарага килүчеләр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, сәламәтлекнең физик, психик һәм рухи категорияләргә бүленүе, дөрес туклану һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында белде. 

Мы за здоровый образ жизни
20210615_110309
20210615_110323
IMG-20210615-WA0005

Көндәлек туклану ризыкларының нинди файдалы матдәләргә бай булуы, салкын тиеп авырганда нәрсә файдалы булуы, витаминнарның төрләре, аларның нәрсә өчен кирәклеге һәм кайсы яшелчә, җиләк-җимешләрдә булуы турында мәгълүмат балаларны аеруча кызыксындырды. Чарада катнашучылар халык мәкальләрен искә төшерде, «Табибларыбызга рәхмәт» викторинасы сорауларына җавап бирде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, гигиена, дөрес туклану, физкультура турында китаплар белән таныштырды.    

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: