«Без Тукай оныклары»: туган якны өйрәнү сәгате (0+)

28 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Светлячок» клубы яшь китап сөючеләр өчен «Без Тукай оныклары» дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырды.

Мы внуки Тукая
IMG_20220428_094001
IMG_20220428_095613
IMG_20220428_095208

Балаларга шагыйрьнең балачагы, аның ятимлеккә дучар булуы һәм гаиләдән гаиләгә күчеп йөрүе турында сөйләде. Нәни Тукай Кырлай авылында беренче тапкыр мәктәпкә бара, әкиятләр һәм риваятьләр тыңлый, крестьян хезмәтенә өйрәнә. Озак та үтми туган ягын һәм гади халык тормышын җырлап, үзен шигырь язуда сынап карый. Балалар Тукай әкиятләре һәм шигырьләре – «Шурәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» геройларын искә төшерде. Нәни китап сөючеләр шагыйрь әсәрләре буенча викторинада катнашты һәм Тукай шигырьләре, әкиятләре персонажларын таныды. Алар шәһәребезнең Тукай скверында бөек шагыйрьгә һәйкәл барлыгы турында белде. 
Чара азагында балалар әкият персонажлары белән китапларны карады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: