Катлаулы юллар аша зөбәрҗәт каласына юл тотабыз (6+)
7, 8 июньнәрдә 24 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен А. Волковның «Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы» әкияте буенча уен программасы үткәрде. Бервакыт Канзаста яшәүче гади бер кыз тормышына чын әкият үтеп керә. Эллины һәм аның эте Тотошканы көчле җил гаҗәеп илгә алып кереп китә. Һәм бары тик Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы, Бөек һәм Коточкыч Гудвин гына аңа өенә кайтырга ярдәм итә ала. Балалар тылсым дөньясына кереп чумды һәм Элли һәм аның дуслары – Куркыткыч, Тимер Балтачы һәм Куркак Арыслан – сары кирпечтән төзелгән юл буйлап сәяхәткә кузгалды, анда һәр адымда аларны могҗизалар көтеп торды. Мультфильмнан өзекләр әлеге сәяхәттә юл күрсәтүче булды. |