Без төрле һәм шәп (6+)
9
Июнь 2021
Чәршәмбе
12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без төрле һәм шәп» исемле уен программасы үткәрде. Китапханәче яшь китап сөючеләрне Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Балалар «Халык бәйрәмнәре белгечләре» уен-викторинасында, татар халык уеннарында катнашты. Уен программасында катнашучылар «Тизәйткечләр көрәше», «Мәкальне тәмамла» бәйгеләрендә ярышты, «табышмаклар алмагачында» үскән табышмакларны чиште. |