Без хәтерлибез.. (12+)

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне, миллионлаган кешенең гомерен алган, кеше язмышларын имгәткән Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көннәрдә китапханәгә мәктәп яны лагерьларыннан балалар килде. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сугышның беренче көне…» дигән хәтер сәгате уздырды.

Чара башында балалар сугыш кырында һәлак булган, фашист әсирлегендә җәзалап үтерелгән, тылда ачлыктан вафат булган, үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч тормыш бүләк иткән геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды. 

Тот самый …
День памяти и скорби 1
День памяти и скорби 2
День памяти и скорби 3
День памяти и скорби 4
День памяти и скорби 5
День памяти и скорби

Балалар белән шул еракта калган Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елга күчтек. Дәһшәтле сугыш башлануы турында хәбәр иткән Левитан тавышын ишеттек. Ватанны сакларга олысы да, кечесе дә күтәрелә, шунлыктан халкыбыз әлеге изге сугышны Бөек Ватан сугышы дип атый. Аталар артыннан уллары фронтка китә. Балалар өлкәннәр белән бер сафта көтеп алынган җиңүне якынайткан – элемтәче, радист булган, разведкага йөргән, сугышчан йөкләмәләр үтәгән яшьтәшләре, кызлар һәм малайлар турында сөйләгәнне тыңлады. Сугышчан батырлыклары өчен меңләгән яшүсмер орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Күп кенә яшь патриотлар дошманга каршы көрәштә һәлак була. Алар арасында – Зина Портнова, Марат Казей, Лёня Голиков һ.б.лар.

Балалар виртуаль экскурсия барышында хәрби дан һәйкәлләре белән танышты. Безнең өчен мәңгелек ут нәрсә аңлатуы, Мәңгелек ут янына килүче кешеләрнең нәрсә турында уйлавы, батырлык, җиңү, якыннарны югалту ачысы турында уйландылар, тыныч тормыш өчен рәхмәт белдерделәр. 

Чара азагында «Түбәдә ләкләк» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар – безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән геройларыбыз, ветераннарыбыз истәлегенә җыр башкардылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: