«Гармония һәм матурлык шагыйре» музыкаль-шигъри кичә (12+)

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Ветеран» клубы кысаларында «Гармония һәм матурлык шагыйре» дигән музыкаль-шигъри кичә уздырды. Чара күренекле рус шагыйре, тәрҗемәче, диломат Фёдор Иванович Тютчевның тууына 220 ел тулуга багышланды. Кичәдә катнашучылар фәлсәфәче шагыйрьнең серле һәм тирән үзенчәлекле иҗаты белән танышып кына калмады, ә Фёдор Тютчев турында дипломат һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та белде. Аның Мәскәү университетында укуы, Чит ил эшләре коллегиясенә эшкә урнашуы, тормышының мюнхен чоры турында мәгълүмат алдылар. 

лплплплоп
9a4d5313-25e5-4bca-a3fe-4d86ce81ea61
19e3372a-154b-416d-86e7-bdd5e12b3d01 (1)
26c2681b-6575-4d66-b2f5-a68954c5948d
44a46ea9-db20-4826-8b3f-d7b91cebdb51 (1)
72b6c34d-9ccc-446b-9f87-d377bb1c8c6e
f5fe395f-7382-49ce-bbec-54dbbc2db10d

Ф.И. Тютчевның шәхси тормышы битләрен ачып, матур һәм фаҗигале мәхәббәт тарихлары һәм Амалия Лерхенфельд, Элеонора Петерсон, Елена Денисьевалар белән мөнәсәбәтләре турында ишеттеләр. Чарада катнашучылар башкаруында шагыйрьнең иҗатында төп темалар булган табигать, мәхәббәт, Россия турында шигырьләр яңгырады. Тютчев шигырьләренә язылган «Я встретил вас и все былое», «Она сидела на полу» романсларының музыкаль клипларын карадылар.

Чараның азагында Наталья Будина 19 нчы гасыр биюләре буенча дәрес оештырды. Кунаклар бик теләп танылган шагыйрь Фёдор Иванович Тютчев яшәгән вакытларда популяр булган мазурка, триоланы биергә өйрәнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: