«Сөекле әниләргә» музыкаль-шигъри кичә (18+)

21 ноябрь көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә иң назлы, иң изге гаилә бәйрәме – Әниләр көненә багышланган «Сөекле әниләргә» дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Хуш исле чәй өстәле артында җир йөзендәге иң яраткан, бердәнбер кеше әни турында сөйләштеләр. Катнашучыларның барысы өчен дә җирле иҗтимагый үзидарә рәисеннән җылы котлау сүзләре яңгырады. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, башка илләрдә аның ничек билгеләп үтелүе, дөньяның төрле телләрендә әни сүзенең ничек яңгыравы турында сөйләде, бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм кызыклы фактлары белән таныштырды. Очрашу барышында һәр катнашучы бик дулкынландыргыч итеп һәм җылы хисләр белән үз әнисе турныдагы истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук шаян күңел ачу уеннары һәм бәйгеләре үткәрелде, анда хатын-кызлар күңел ача һәм күпсанлы көндәлек мәшәкатьләрдән ял итә алды. 

Поделиться: