«Мин мәктәптән юеш блиндажларга килдем» музыкаль-шигъри сәгать (18+)

16 май көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм яшьлек елларын Бөек Ватан сугышы фронтларында уздырган танылган рус шагыйрәсе, прозаик Юлия Друнинаның тууына 100 ел тулуга багышланган  «Мин мәктәптән юеш блиндажларга килдем» дигән музыкаль-шигъри сәгать уздырды. Чара барышында катнашучылар Юлия Друнинаның тормыш һәм иҗатындагы иң истәлекле мизгелләре турында белде. 

ирварвпрапо
c744341f-efc9-4dee-a759-0efea74fb264
dd37c35e-0402-4e3c-9814-1e15800105ac
f00bdcde-4bbc-4b9e-822c-b0b9aef5506e

Укучылар Друнинаның сугыш чоры иҗаты шигырь җыентыклары белән танышты һәм туган илгә мәхәббәт, аның өчен сугыш кырында ятып калганнарның якты истәлеге белән сугарылган тетрәндергеч һәм үзәкөзгеч видеошигырьләрен тыңлады. «На кургане», «Комбат» җырларына видеоклипларны карау һәм шагыйрәнең үзе башкаруындагы шигырьләрне ишетү иң дулкынландыргыч мизгелләр булды. Чарада катнашучылар Юлия Друнинаның иҗаты бүген дә актуаль булып калуына һәм яшьләрдә зур кызыксыну уятуына тагын бер кат инанды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: