«Шигыреңне янәдән торгызырбыз» музыкаль-шигъри сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Л. Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен шагыйрь, революционер, декабристлар хәрәкәтенең бер герое Кондратий Федорович  Рылеевның 230 еллык юбилеена багышланган «Шигыреңне янәдән торгызырбыз» дигән музыкаль-шигъри сәгать узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең биографиясеннән төп этапларны ишетте: аның интеллигентлар даирәсендә тәрбияләнүе, әдәби талантының үсүе, аның Ирекле россия сүз сәнгатен сөючеләр җәмгыятендә катнашуы, илнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашуы, 1825 елның 14 декабрендә күтәрелешне әзерләүдә роле һәм җәзалап үтерелүе. Рылеевның шагыйрь буларак кына түгел, ә патриот һәм гражданин буларак әһәмичтен аңларга тырыштылар. Авторның төрле елларда язылган, ирек һәм гаделлек өчен көрәш тематикасын ачып салучы шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук катнашучылар «Союз спасения. Время гнева» фильмыннан өзекне һәм «Звезда пленительного счастья» фильмында яңгыраган «Не обещайте деве юной любови вечной на земле» романсына музыкаль клипны карады.

Поделиться: