С. Есенин иҗаты буенча музыкаль-шигъри сәгать (12+)

29 октябрьдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы студентлары өчен «Йөрәкләрдә Рус иле…» дигән музыкаль-шигъри сәгать үткәрелде. Чара күренекле рус шагыйре Сергей Александрович Есенинга багышланды.  

есенин
IMG_20211029_121142
IMG_20211029_122516

Очрашу барышында балалар Сергей Есенин турында бөек шагыйрь һәм кеше буларак белде. Шигърияте өчен азык каян алуы, иҗатында үз язмышының кайсы мизгелләре чагылыш табуы турында ишетте. Тормыш юлында очраган һәм иҗатына йогынты ясаган хатын-кызлар Зинаида Райх, Шаганэ Тальян, Айседора Дунканга багышланган шигырьләр белән таныштылар.  
Чара дәвамында Ватан, табигать, мәхәббәт турында шигырьләр яңгырады. Шулай ук чарага килүчеләр Сергей Есенин шигырьләренә язылган гаҗәеп матур, моңлы һәм үзәкөзгеч «Мне осталась одна забава», «Отговорила роща золотая»  романсларына музыкаль клипны карады. 
Чара азагында балалар Сергей Есенинның ихласлылык, дөреслек, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче  шигырьләре һәрвакыт халык тарафыннан яратып укылачак һәм хөрмәт ителәчәк дигән нәтиҗәгә килде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: