«Шәмең уты мәңге янсын» музыкаль-шигъри cәгать (12+)

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан укучылар өчен XX гасырның иң олуг шагыйрьләренең берсе, прозаик, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидович Пастернакның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Шәмең уты мәңге янсын» дигән музыкаль-шигъри cәгать уздырылды. 

око
5a9379ec-6961-4f1f-956b-0cbc09c63f2c
51069276-04fe-4850-afc1-4e6e3fb1971c (1)
f405bca7-ff54-45c7-afcd-30aa75e8f4a4
fa63cb34-52fc-48bd-a488-3f649ce01e40

Балалар Көмеш гасырның рус һәм дөнья әдәбиятында тирән эз калдырган күренекле шагыйренең уникаль иҗаты турында мәгълүмат алды. Аның Татарстанда булуы, репрессияләр чорында нинди авыр сынаулар үтәргә туры килүе һәм шагыйрьләр Райнер Рильке, ә соңрак Владимир Маяковскийларның аның иҗатына нинди зур йогынты ясавы турында белде. «Сестра моя – жизнь», «Поверх барьеров» шигырьләр җыентыклары, авторның матур тәрҗемәләре һәм шулай ук аңа Нобель премиясе алып килгән төп әсәре  «Доктор Живаго» романы белән таныштылар. Наталья Будина башкаруындагы романслар һәм шагыйрь сүзләренә язылган музыкаль клипларны тыңлау катнашучыларда иң уңай һәм җылы хис-кичерешләр уятты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: