«Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» әдәби-музыкаль кичә (0+)

25 апрель көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. 

музтукай
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 ) (1)
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 ) (2)
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 ) (3)
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 ) (4)
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 )
23ф. Музыкально- литературный вечер «Путешествие в мир сказок Тукая» (0 ) (6)

Чарада тәрбиячеләр, урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар шагыйрь турында мавыктыргыч презентация карады, викторина сорауларына актив җавап бирде, авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, «Таз», «Көзге һәм маймыл», «Күбәләк» шигырьләрен һәм «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен сәхнәләштерде. Балалар белән бергә әкият геройлары Шүрәле һәм Су анасы да уйнады. 
Чара азагында барысы бергә Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырладылар.
Әдәби-музыкаль кичә бар катнашучыларга да бик ошады, бөтен җирдә бәйрәм кәефе хакимлек итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: