«Космик киңлекләргә очыш: ул ничек булган!» музыкаль композиция (18+)

12 апрельдә илебез Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу бөтенхалык бәйрәме, чөнки бу көнне дөньяда беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә планетаның беренче космонавты очыш ясый. Ул безнең ил гражданины Юрий Алексеевич Гагарин. Быел легендар космонавтның тууына 90 ел. «Ветеран» клубында узган «Космик киңлекләргә очыш: ул ничек булган!» дигән музыкаль композиция дә әлеге темага багышланды.

в косимимчор
IMG_0833
IMG_0857
IMG_0861
IMG_0855
IMG_0853
IMG_0845
IMG_0840
IMG_0862

Кузьминых Валентина Анатольевнаның чыгышы зур кызыксыну тудырды. Ул Юрий Гагарин, күп еллар үзе җитәкчелек иткән авиация һәм космонавтика музее, Татарстан һәм Чаллының космонавтика белән бәйлелеге, Чаллыга һәм өченче мәктәп музеена килгән космонавтлар турында сөйләде.  
Чарада шагыйрьләр Равил Әхмәтҗанов һәм Любовь Тимофеева катнашты. Наталья Будина, Людмила Ткачук, Ольга Макарова һәм Артем Ухандеевлар башкаруындагы җырлар кичәгә тагын да ямь өстәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: