«Көй-моң яшәгән җирдә» музыкаль кунакханә (12+)

25 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы буенча Халыкара музыка көненә багышланган «Көй-моң яшәгән җирдә» дигән музыкаль кунакханә үтте.
Чара башында китапханәче катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Укучылар музыка һәм аның кеше тормышындагы роле турында белде, шулай ук бөтен дөньяга танылган композиторларны искә төшерде, аларның әсәрләрен тыңлады. 

счмяси яс
23ф. Музыкальная гостиная Там где музыка живёт (3)
23ф. Музыкальная гостиная Там где музыка живёт (4)
23ф. Музыкальная гостиная Там где музыка живёт (2)
23ф. Музыкальная гостиная Там где музыка живёт

Алга таба балалар «Көйне таны», «Музыка уен кораллары» музыкаль бәйгеләрендә катнашты, яраткан җырларын тыңлап, бик теләп кушылып җырлады.
Төрле чорларның танылган композиторлары, музыкантлары һәм башкаручылары турында бәян итүче, музыканың тарихы, аның юнәлешләре һәм жанрлары турында мәгълүмат бирүче әдәбияттан торган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: