Әниләр көненә багышланган кичә (18+)

24 нче ноябрь көнне 23 нче номерлы китапханәдә әниләр көненә багышланган «Барысы өчен дә рәхмәт әйтеп» дип аталган музыкаль-тематик кичә үтте. Кичәгә 18 нче мәхәлләнең күп балалы әниләре һәм балаларын армия хезмәтендә, кайнар нокталарда югалткан әниләр чакырылды. Чара ТОС «УЮТ» белән берлектә оештырылды.

Бүгенге көн әниләре бала карау белән генә чикләнми, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җитәкче урыннарда эшлиләр. «Заманча әни» булу авырмы, күп балалы гаиләләргә яшәү шартлары тудырылганмы, бүгенге катлаулы дөньяда балаларны ничек тәрбияләргә? Кичә барышында шушы һәм башка темаларга фикер алыштылар. Китапханәчеләр әниләргә төрле  конкурс һәм викториналар, гаилә темасына багышланган уеннар үткәрделәр, әниләр көненең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат бирделәр. «Күп балалы ана» турындагы мәсәл кичәбезнең бер кунагын да битараф калдырмады.

Әниләрне бәйрәм белән котлап, 4 һәм 6 нчы мәктәп укучылары, 32 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар музыкаль номерлар күрсәттеләр. ТОС «УЮТ» кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Поделиться: