«Моңым белән бәхетлемен»: Рәзинә Мөхияр иҗатына багышланган кичә (12+)

Бер сүз эзлим сүзләр дөньясыннан

 Көчле,серле һәм могҗизалы сүз.

                               Рәзинә Мөхияр.

Шәһәрнең 22 нче мәктәбендә шагыйрә, тел галиме, педагог, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр, уку кулланмалары авторы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе Рәзинә Мөхияр иҗатына багышланган  «Моңым белән бәхетлемен»  дигән әдәби кичә үтте.

Р.Мухияр
Р.Мухияр (7)
Р.Мухияр (8)
Р.Мухияр (5)
Р.Мухияр (4)
Р.Мухияр (3)
Р.Мухияр (2)

Кичәне эчтәлекле итеп берничә китап авторы, мәктәп китапханәчесе, шәһәрдәшебез Фәйрүзә Хәйдарова белән шәһәрнең 13 нче китапханәсе оештырды.  Залны тутырып утырган укучыларга шагыйрәнең әйтер сүзе бар иде шул: шигырьләрен укып, сорауларга җавап биреп, чын күңелдән иҗаты белән уртаклашты. Шагыйрә әзерләгән кызыклы сорауларга кичәдә катнашучылар рәхәтләнеп җавап бирделәр, Р. Мөхиярнең шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу Р. Мөхиярнең шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруында алар һәркемнең күңел тәрәзәсенә чиертеп, моң дәрьясында тибрәлдерде. Укучылар күңелендә шигырь китаплары  аша сәнгатьнең бер төре булган шигриятькә карата кызыксыну уянмый калмагандыр. Күңелләргә шигъри моңнар үтеп керерлек, матур  кичәләр шулай ешрак булсын иде, үсеп килүче яшьләребез туган як моңнарын күңелләренә салсын иде…

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: