«Яз һәм чәчәкләр вакыты» Музыкаль-әдәби кичә (18+)
1
Апрель 2019
Дүшәмбе
Март узып китте дип, хатын-кызлар котлаулар кабул итүдән туктарга тиеш түгел, киресенчә, язның тагын да ямьләнә барган мәлендә аларның чәчәккә төренәсе, матур җырлар һәм шигырьләр тыңлыйсы килү теләге арта гына. 1 апрель көнне өлкәннәр һәм инвалидлар йортында «Яз һәм чәчәкләр вакыты» исемле музыкаль-әдәби кичә узды. Кичәне алып баручы тамыры белән Рим империясе чорларына ук барып тоташучы Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, Чара дәвамында гитара уйнавына Решмакова Валентина Александровна башкаруындагы җырлар яңгырады. Древаль Нина Нестеровна исә күңелләрне тетрәндерерлек итеп моңсу шигырьләр укыды. Әлеге очрашу яз, шигърият һәм шатлык-куанычлар рухында узды.
|