Ленинградның батырлыгы һәм ныклыгы (12+)

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 33 нче урта мәктәп укучылары өчен «Ленинградның батырлыгы һәм ныклыгы» дигән тарихи-әдәби кичә уздырды.

мужество
13ф. ленинград 1

Өлкән сыйныфлылар игътибарына солдат һәм офицерларның, камалышта калган шәһәр халкының батырлыгы, ныклыгы һәм кыюлыгы турында видеоязмалар һәм видеоматериаллар тәкъдим ителде. «Буйсынмаган шәһәр» электрон презентациясендә «тормыш юлы», Ленинград геройлары турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар О.Ф Берггольц, М. Дудин, Р. Рождественский, А. Твардовский, К. Симонов кебек шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды һәм тыңлады. Чара барышында балалар блокадалы Ленинград балалары истәлекләре видеоязмаларын карадылар. Балаларга А. Адамович һәм Д. Гранинның «Блокадная книга», А. Чаковскийның «Блокада», В. Ардаматскийның «Ленинградская зима» һ.б. Ленинград турындагы әдәбиятка күзәтү тәкъдим ителде.   

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: