«Агачта уеп ясалган сәнгать» музей сәгате (18+)
16 апрель көнне әдәбият тарихы музеенда «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән ярдәм алучылар өчен «Агачта уеп ясалган сәнгать» дигән музей сәгате үтте. Катнашучылар шагыйрь, рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның агачта уеп ясалган әсәрләре белән танышты. Аның әсәрләре һәрвакыт үзләренең уникаль стиле һәм үзенчәлеге белән сокландыра. Хәмит Нәҗип улы агач белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе куллана торган төп материаллар һәм техникалар турында сөйләде. Чара шулай ук уеп ясау сәнгатенең мәдәният һәм, гомумән, сәнгатькә йогынтысы турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар аның архитектурада, интерьер бизәлешендә, сәнгать әйберләре ясауда һ.б.ларда кулланылышын күрә алды. |