17 нче санлы китапханәдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Муса Җәлил. Батырлык шигърияте» дигән иҗади бәйге үткәрелде.
Бәйгедә барлыгы 105 кеше – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Бәйге «Нәфис сүз», «Рәсем», «Кул эше» номинацияләре буенча узды.
Жюри башкаручыларның сәнгатьле укуын, сөйләм культурасын, шулай ук артистлыгын һәм сәхнәдә үз-үзен тотышын бәяләде.
Барлык рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре кызыклы, үзенчәлекле, кабатланмас булды, арада иҗади табышлар, идеяләр дә очрады. Балалар әти-әниләре белән берлектә зур һәм тырышлык, игътибар таләп итүче эшне күңел җылысы биреп башкарып чыкты.
Жюри әгъзалары балаларның бәйгедә шул дәрәҗәдә актив катнашуына шаккатты. Барлык катнашучылар да Дипломнар алды.
|