«Төклетуралар һәм патшалар турында» мультзал (0+)
7 июнь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге барлык укучылар өчен балалар шагыйре Марина Москвинаның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Төклетуралар һәм патшалар турында» дигән мультзал үтте. Балалар язучының тормыш юлы, иҗаты һәм аның күпкырлы талантлары турында белде: Марина Львовна хикәяләр яза, рәсемнәр ясый һәм үз куллары белән курчаклар тудыра. Все сказки Москвинаның бар әкиятләре дә яхшылыкка, әйләнә-тирә дөньяны аңлауга, башкалардан аерылып торучыларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтә. Дустыңны яңа өйгә күчү белән котларга барганда үзең белән ни алып барырга кирәклеген белер өчен, балалар шаян викторинаны чиште, ә күңелле хәрәкәтчән уеннар кызларга һәм малайларга мультфильм караудан һәм алар буенча фикер алышудан арымаска ярдәм итте. |