«Яраткан китап геройлары мультфильмнарда» мультфильмнар парады (6+)
22 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Яраткан китап геройлары мультфильмнарда» дигән мультфильмнар парады узды. Китаплар буенча төшерелгән мультфильмнар – ул баланы Шарль Перро, Корней Чуковский, Григорий Остер кебек күренекле авторлар белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Нәкъ менә анимация аша әдәбиятка карата беренче кызыксыну туарга мөмкин. Мультфильм балага ошый икән, димәк, ул китабын укып чыгарга да ризалашачак. Шундый уйлар белән китапханә үз укучыларына балалар китаплары буенча мультфильмнар карарга тәкъдим итте. Чарага килүчеләр балалар авторлары һәм әкиятчеләренең китаплары һәм иҗаты белән танышты, әсәрләр буенча мультфильмнар карады, шулай ук караган сюжет буенча уеннарда катнашты, «Бу кемнең портреты?» бәйгесендә тасвирлаган буенча мультфильм геройларын атады, «Музыкаль ринг»та исә җырны тыңлап, мультфильмның исемен искә төшерде.
|