«Әдәби каникуллар»: мультимедиалы квест-уен (6+)

24 июньдә 13 нче санлы китапханәдә кунакта яшь чаллылылар булды. Балалар бөтен дөнья буйлап гадәти булмаган виртуаль сәяхәткә килеп эләкте. 

Литературные каникулы
13 ф. Литературные каникулы (3)
13 ф. Литературные каникулы (5)
13 ф. Литературные каникулы (8)
13 ф. Литературные каникулы (6)
13 ф. Литературные каникулы (7)
13 ф. Литературные каникулы (4)
13 ф. Литературные каникулы (9)
13 ф. Литературные каникулы (2)
13 ф. Литературные каникулы

Катнашучылар вакыт машинасында шәһәрләр һәм илләр буйлап юл тотты, егермедән артык әдәби һәм әкият персонажы белән очрашты. Шулай ук балалар ераклардан атына атланып килгән индус, дус бремен музыкантлары компаниясе һәм кыю мушкетерлар белән танышты, көчле Пеппи Озын Оек белән уйнады, яхшы күңелле Хоттабыч картның фокусларын карады, Кар патшабикәсе һәм Бакыр тавы хуҗабикәсе белән табышмаклар чиште. 

Барон Мюнхгаузен белән «Иҗат ит» фантазияләр ярышында, Конек-Горбунок белән «Куып тот» белемнәр тизлегендә үзләре өчен бик күп кызыклы нәрсәләр ачты. Балалар өчен аеруча яраткан геройлары турында мультфильмнар карау бу көннең онытылмас вакыйгасы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: