«Мин әйләнә-тирә мохит өчен җавап бирәм!»: мультимедиалы дәрес (12+)

23 сентябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Мин әйләнә-тирә мохит өчен җавап бирәм!» дигән мультимедиалы дәрес узды. 
Дәрес укучыларның игътибары әйләнә-тирә мохитнең пычрануы проблемаларына һәм хайваннар, үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләренә юнәлтелде. Балаларга табигатьнең безнең өчен кыйммәтле бүләк булуы, һәм балачактан ук һәр кеше аны яратырга, сакларга һәм табигать байлыкларын дөрес итеп кулланырга өйрәнергә тиеш. Укучылар алып баручы белән бергә «Планетабызны саклап калыр өчен нишләргә кирәк?», «Кеше үзенә һәм безне әйләндереп алган дөньяга нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?» сорауларына җавап эзләде. 
Чара барышында кулланылган «Планета – уртак йортыбыз», «Экологик куркынычсызлык», «Үлемсез белән көрәш» видеоязмалары яшүсмерләрне экологик проблемалар белән таныштырды, ә «Экология бездән башлана!», «Табигатьнең яшел йөрәге һәрвакыт типсен!» видеороликлары аларда табигатьнең язмышы өчен борчылу һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тудырды. Аларны караганнан соң, җанлы фикер алышу узды, нәтиҗәдә, барысы да экологик проблемаларны инженерларга һәм галимнәргә генә йөкләп калдырырга ярамый дигән бер фикергә килде. Җирне саклау өчен берләшеп эшчәнлек алып барырга кирәк. Һәр кеше җир табигатенең торышы өчен киләчәк алдында җавап тота. Һәрберебез үзеннән башламыйча, әйләнә-тирәбездә яхшы якка үзгәреш көтәргә түгел. Экология бездән башлана! Һәр кеше үзенә «Мин әйләнә-тирә мохит өчен җавап бирәм!» дияргә тиеш. 

Чара азагында «Җир һәм андагы кеше бик күркәм!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китап күргәзмәсендә хайваннар, үсемлекләрнең гаҗәеп дөньясы турында сөйләүче китаплар һәм экология буенча уку әсбаплары урнаштырылган иде. 

Поделиться: