«Анимацияләр дөньясына сәяхәт» мультсәгате (6+)

11 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клубы әгъзалары өчен, «Анимацияләр дөньясына сәяхәт» мультсәгате уздырды.

мультвсрит
(1)IMG_1806
(2)IMG_1807
(3)IMG_1811

Чарада балалар анимациянең тарихы һәм мультфильмнарның ничек төшерелүе белән танышты, «мультипликация» һәм «анимация» сүзләренең нәрсә аңлатуын, әби-бабалары, әти-әниләре караган мультфильмнар мисалында аларның ничек үсеш кичерүен һәм камилләшә баруын белде. 

Яшь укучылар анимациянең – ком, рәсем итеп ясалган, курчак, пластилин, тукыма һәм компьютер төрләре белән танышты. Шулай ук иң яхшы мультфильмнарның балаларның яраткан китаплары, әдәби әсәрләре буенча төшерелүе турында белде. Балалар «Персонажның тавышы буенча мультфильмны таны», «Бу җырны мин өч нотадан таныйм…» интерактив викториналарында катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: