Яраткан шәһәрем, яраткан урамым (0+)
31 август көнне 15 нче санлы китапханә 45 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый үзидарәсе оештырган «Ишегалды көне» бәйрәменә кушылды. Көн дәвамында 45/14 йорты ишегалдында китапханә тарафыннан оештырылган «Яраткан шәһәрем, яраткан урамым» интерактив мәйданчыгы эшләде. Чарага килүчеләр зур мавыгу белән «Чулман буендагы кала», «Республикабыз турында унөч кызыклы факт» викторинасы сорауларына җавап бирделәр; «Мин чәчәк атучы Татарстанда яшим», «Сынны ата – шәһәрне искә төшер» интеллектуаль уеннары ярдәмендә шәһәребездә һәм республикабызда кызыклы урыннарны искә төшерделәр; «Татарстан картасы буенча сәяхәт» интеллектуаль-күңел ачу уеннары аша күрше республикалар һәм Татарстанның кайбер шәһәрләре әләмнәре һәм герблары белән таныштылар. Балалар шулай ук танып белү уеннарында һәм викториналарда катнашты. Иң актив катнашучылар китапханәдән бүләккә китаплар алды. Бәйрәм кунаклары өчен «Яраткан шәһәрем, яраткан урамым» күргәзмәсе әзерләнде һәм китапханәбез визиткалары таратылды.
|