Китапханәдә милли мәдәниятләр фестивале узды (6+)

Халыкара Туган тел көне якынлашканда шәһәр Үзәк китапханәсендә ел саен уздырылучы  «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган китапханә фестивале үтте. Ул Чаллы шәһәре «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылды.  

IMG_0624
IMG_0659
5
IMG_0626
IMG_0629
IMG_0644
2
IMG_0637
IMG_0642
1
4
IMG_0648
IMG_0651
3
IMG_0655
IMG_0660
IMG_0667
IMG_0662

Фестивальдә Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты.  Чарага килүчеләр өчен мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эшләде. Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды. 

Фестиваль кысаларында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, фәлсәфәче, драматург Р.Х.Сәлимҗанов белән онытылмас очрашу узды. Автор укучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты. Шигърият сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләде, теләге булган һәркем анда үзенең яраткан шигырьләрен укый алды. 

«Алтын куллы осталар» мәйданчыгы фестиваль кунакларын декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсенә җыйды һәм, аппликация техникасын кулланып, милли стильдә фетрдан киемгә бизәкләр әзерләү буенча мастер-классларда үз сәләтләрен сынап карарга мөмкинлек бирде. 

«Заман сүз сорый» исеме астында «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм «Мәйдан» журналы мөхәррирләре белән очрашу узды. Журналистлар үз һөнәрләре, журналистика факультетына укырга керү өчен нинди сынаулар узарга кирәклеге турында сөйләде. Мәктәп медиаүзәкләре вәкилләренең шәһәребезнең газета-журнал корреспондентлары белән түгәрәк өстәл артында очрашуы җылы аралашу форматында барды. Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре үз басмаларының тарихы, бүгенге хәле, танылган авторлар турында сөйләде, яшь журналистларны хезмәттәшлек итәргә чакырды. 

Идел буе төбәкләре халыкларының әдәбияты белән танышу экскурс формасында узды. Кунакларга уен-викторина тәкъдим ителде, алар анда энциклопедия, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә, мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләр турында үз белемнәрен тикшереп карый алды. 

Фойеда урнашкан милли ризыклар, автор эшләре күргәзмәләре, декоратив-гамәли сәнгать ярминкәләре беркемне дә битараф калдырмады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: