Останың мистик көче (16+)
25 майда шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен «Останың мистик көче» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чара ХХ гасырның күренекле рус әдәбияты классигы, әһәмиятле урын тоткан язучы Михаил Афанасьевич Булгаковның 130 еллыгына багышланды. Кичә дәвамында укучылар Михаил Булгаковның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны белде. Бу мәгълүматлар аларда кызыксыну уятты һәм серле язучының әдәби мирасына башкача карарга мөмкинлек бирде. Чара вакытында балалар Михаил Булгаков әсәрләрендә тудырылган Мәскәү әдәби образы турында ишетте. Кичәдә «Мастер и Маргарита», «Собачье сердце» кебек танылган фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Катнашучылар Чаллы язучысы Мансур Сафинның чыгышын мавыгып тыңлады. Мансур Габдулла улы серле язучының әсәрләрендәге үзенчәлекләр турында сөйләде һәм «Мастер и Маргарита», «Собачье сердце» романнары геройларына тулы тасвирлама бирде. |