Дөнья могҗиза көтә… (12+)

Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә 14 нче санлы балалар китапханәсендә «Раштуаның бәхетле мизгелләре» дигән әдәби-иҗади программа үтте.

рожд
14 ф. Рождество (3)
14 ф. Рождество (2)
14 ф. Рождество
14 ф. Рождество (4)
14 ф. Рождество (1)

Яшүсмерләр бәйрәмнең тарихы белән танышты, Раштуаның безнең тормышка шатлык һәм могҗиза алып килүче бәйрәм булуы, ә Раштуа алдыннан төннең кабатланмас бер тылсымга чумуы турында белде. Бу көнне теләкләр теләнә һәм хыяллар тормышка аша. 

Раштуадан соң Нардуган килә. Борынгы заманнарда Нардуганны барысы да, аеруча яшьләр, яратып бәйрәм иткән: уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, юраганнар, утырмаларга җыелганнар. Балалар өчен «Йөзек», «Бара ди кәҗә» һ.б. рус халык уеннары узды. Шулай ук юраулар юрап карадылар. Очрашуда катнашучылар һәрберсе бәйрәм капчыгыннан кечкенә язулар тартып чыгарып, 2023 елга юрау алды. 

Китапханәче балаларга А. Фет, Ф. Достоевский, И. Бунин һ.б авторларның раштуа шигырьләрен тәкъдим итте. Күпләргә таныш булмаган раштуа шигыре жанры барысына да җылылык бүләк итте, могҗизага ышаныч тудырды. 

Чара ком өстәлләрендә раштуа рәсемнәре ясау белән дәвам итте. Балалар бик матур кышкы рәсемнәр тудырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: