Гаҗәеп ачышлар дөньясы (18+)

2 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә  физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Фән елына багышланган «Гаҗәеп ачышлар дөньясы» дигән кичә үтте. 

Мир удивительных открытий
IMG_20211202_111911
IMG-20211202-WA0025

Тәкъдим ителгән презентациядә кунаклар төрле чорларда яшәгән һәм бөек ачышлар ясаган галимнәр исемнәре белән танышты һәм Казан янындагы бөек технологияләр шәһәре инновацион Иннополис турында белде. Шулай ук «Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары» тесты үткәрелде. XXI гасыр башыннан бары тик 20 елы узды, әмма без күп кенә мөһим ачышлар шаһиты булдык: 3D принтерлар, Марста су булу, уй белән идарә ителүче протезлар, дөньяда беренче киборг барлыкка килү, кеше геномы төзелешен ачыклау һәм киләчәкне үзгәртергә сәләтле башка ачышлар. 

Кичә азагында Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына Дәүләт Советы депутаты Әхәт Нәсыйх улы Галәветдиновтан бәйрәм бүләкләре тапшырылды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: