Китап битләрендә табигать дөньясы (6+)
16 июнь көнне 17 нче санлы китапханә табигатьне өйрәнүче язучылар В. Бианка, Н. Сладков, М. Пришвин, К. Паустовский, Э. Шим әсәрләренә багышланган «Китап битләрендә табигать дөньясы» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Китапханәче Россиянең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы байлыгын ачып салучы китапларга күзәтү уздырды. Чара барышында балалар табигать турында шигырьләрдән өзекләрне, урман турында мәкальләрне укыды, иҗади бәйгедә катнашты. Укучылар актив рәвештә хайваннар турында табышмаклар чиште, табигатьтә үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр тыңлады, «Табигать дөньясы» дигән блиц-викторинада яхшы белемнәрен күрсәтте. Балалар үз чыгышларында төрле хайван һәм кошлар: саескан, аю, керпе, ябалак, сукыр тычкан, ярканат ролендә булып карады. Алар актив әңгәмә корды, кешенең әйләнә-тирә дөнья белән бәйләнешен ачыклады. Балалар игътибарына «Мин китап белән табигать дөньясын ачам» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. |