«Витаминкада кунакта» сәламәтлек минуты (0+)

11 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе,  «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Витаминкада кунакта» дигән сәламәтлек минуты уздырды.

(1)IMG_3110
(2)IMG_3118
(4)IMG_3123
(5)IMG_3122
(3)IMG_3126

Балалар «сәламәтлек» сүзенең мәгънәсе белән танышты һәм аны ничек сакларга, ничек дөрес итеп көн режимын төзергә һәм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең ни өчен мөһим булуы турында белде. «Сәламәт тормыш рәвеше өчен» дигән китап күргәзмәсендә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителде. Балалар китапханәче белән берлектә сәламәт тормыш рәвеше турында мәкальләрне, әйтемнәрне һәм табышмакларны искә төшерде.

«Кенгуру», «Спортчыны тасвирла», «Витамин-Ка» дигән хәрәкәтчән уеннарда актив һәм азарт белән катнашып, балалар җитезлекләрен, тизлекләрен һәм игътибарлылыкларын күрсәтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: