«Интернетка куркынычсыз юл»: мини-воркшоп (6+)

18 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы әгъзалары өчен «Интернетка куркынычсыз юл» дигән мини-воркшоп уздырды.

8п
2
1

Чара барышында балалар компьютер челтәренең глобаль системасы, һәм бу системаның файда китерүдән кала, куркыныч та тудыруы турында белде. Балалар игътибарына «Балаларга Интернетта ничек йөрергә?» дигән презентация тәкъдим ителде, аның ярдәмендә укучылар Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотуның тугыз кагыйдәсен үзләштерде. Мини-воркшопта катнашучылар өчен «Җиде таҗлы чәчәк» уены уздырылды, анда ял көне клубы әгъзалары шәхси мәгълүматларны саклау өлкәсендә, челтәр этикеты, компьютерны зарарлы программалардан саклау буенча үз белемнәрен күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: